+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Күңелле дәрес
21 гыйнвар 2021, 17:40

Вакытсыз уяткан

Сезнең белән дә шундый хәлләрнең булганы бармы, дуслар?

Балалар тормышыннан кызыклы хәлләр укып, елмаеп алыйк әле.
Вакытсыз уяткан
- И әби, нигә син мине шундый тәмле төш күргәндә уяттың инде, ә?
- Соң мин бит синең тәмле төш күргәнеңне белмәдем ләбаса!
- Ничек белмисең инде? Син бит минем белән янәшә чәкчәк ашап, тәмле кәнфит белән чәй эчеп утырдың!
Ярый әле уяндым...
Бер малай гомерендә беренче тапкыр әнисе белән зоопаркта булган. Шул көнне ул төнлә яман кычкырып куркып уянган.
- Ни булды, нәрсәдән курыктың? — дип сораган әнисе.
- Әле генә мине теге арыслан куып килде. Авызы менә мондый, тешләре мондый! Уянмаган булсам, беткәние баш...
Фото: fb.ru
Читайте нас: