Барлык яңалыклар
Күңелле дәрес
16 март 2021, 21:10

“Әллүки” күргәзмәсендә – Милена Шәяхмәтованың рәсемнәре

Кызлар һәм малайлар! Сезнең арагызда да рәсем төшерергә яратучылар бармы? Журналыбызның сайтында өр-яңа рубрика башлап җибәрәбез.

Аны “Әллүки” күргәзмәсе” дип атадык. Рәсемнәрегезне һәм үзегез турында кыскача гына мәгълүматны “В контакте” төркеменә юллагыз. Иң матур сурәтләр журналда басылып чыгачак.
“Әллүки” күргәзмәсен Уфаның 84нче Татар гимназиясе укучысы Милена Шәяхмәтова ача. Сәләтле кыз 3 В сыйныфында укый. Ул 5 яшеннән рәсем төшерә.
Башкаладагы “Йолдызлык” балалар иҗат үзәгенең “Вернисаж“ рәсем түгәрәгендә инде 3 ел шөгыльләнә. Укытучысы Альбина Хамматова җитәкчелегендә осталыгын көннән-көн арттыра тырыш кыз.
Милена табигать күренешләрен, портретлар сурәтләргә ярата. Гади генә итеп түгел, мәгънә салып рәсем ясый ул. Миленаның сурәтләре берчә кәефне күтәрә, сокландыра, берчә уйланырга мәҗбүр итә.
Әфарин! Уңышлар сиңа, яшь дустыбыз!
Фото:хат авторыннан
Читайте нас: