Уфаның 65нче Татар гимназиясе элек-электән сәләтле, тирән белемле, чәмләнеп эшләүче туган тел укытучылары белән дан тота. Белем учагында шәһәр мохитендә үскән балаларга ана телен, гореф-гадәтләрен, халкыбыз тарихын өйрәтүгә зур көч салучы дүрт педагогның да “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсы җиңүчеләре һәм финалистлары булуы шушы фикерне куәтли. Алар республикада гына түгел, Казанда, Бөтенрусия күләмендә үткән бәйгеләрдә дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
Бүгенге язмабыз герое Ләйсән Насыйрова, республикада иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, 2010 елда ук танылган иде. Ул, республика конкурсында катнашкан 31 укытучы арасында җиңү яулап, “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек булды. Нәкъ бер елдан мөгаллимә Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенрусия осталык дәресе бәйгесе призеры булуга иреште.
Ләйсән Өлфәт кызына хас максатчанлык, һәр тотынган эшне ахырына кадәр башкарып чыгу кебек күркәм сыйфатлар гаилә тәрбиясеннән килә, билгеле. Чакмагыш районының искиткеч матур табигатьле Тайняш авылында эш сөючән, гадел һәм намуслы булулары белән абруй казанган Зәмирә апа һәм Өлфәт абый Касыймовлар гаиләсендә туа Ләйсән. Әтиләре Өлфәт Әсхәт улы озак еллар авыл хакимияте башлыгы, бригадир кебек җаваплы вазыйфаларда хезмәт сала. Әниләре Зәмирә Даян кызы авыл халкының сәламәтлеге сагында тора, фельдшер-акушерлык пунктын җитәкли. Икесе дә тынгысыз хезмәттә булганлыктан, абыйсы Рөстәм белән Ләйсәнгә иркәләнеп үсүләр эләкми. Алар кечкенәдән үзаллылыкка, эшкә өйрәнеп, әти-әнисе үрнәгендә тырыш булып үсә. Шунысын әйтергә кирәк, шәхси үрнәк белән генә түгел, гаиләдә балалар күңеленә бик матур сыйфатлар киштәләрдә һәрвакыт яңарып, өстәлеп торган әдәби китаплар, почта тартмасына күпләп килгән гәзит-журналлар аша да салына.
— Әнинең буш вакытларында безгә хикәяләр, әкиятләр укуы, әти белән икесенең “Правда”, “Труд”, “Кызыл таң” кебек гәзитләрне укып, фикер алышулары балачакның рәхәт мизгелләре булып хәтердә саклана, — ди Ләйсән Өлфәт кызы.
Мәктәп елларында исә кызның матур әдәбиятка булган сөюен арттыруга урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Сафуанова зур көч сала. Алай гынамы соң, яраткан укытучысы кызның һөнәр сайлавында да хәлиткеч роль уйный. 1994 елгы чыгарылыш сыйныфы укучыларының өчесенең, шул исәптән Ләйсәннең дә, филология факультетларын сайлавы Чулпан Якуп кызының абруе турында сөйли.
Әйткәндәй, Ләйсән Өлфәт кызын Башкортстан дәүләт педагогия университетының (ул чакта институтының) татар филологиясе факультетында укып йөргән еллардан ук беләм. Бездән өч курс югары укучы студентлар арасында ул уку алдынгысы булуы, чаялыгы, үткерлеге, төрле чараларның үзәгендә кайнавы белән һәрвакыт аерылып торды. Аның киләчәктә фән юлыннан китеп, галимә яисә республикадагы абруйлы мөгаллимәләр сафында булачагын шул вакытта ук күзалларга мөмкин иде. Әлбәттә, укытучы булу, балалар белән эшләү теләгенең көчле булуы югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган кызны мәктәп сукмагыннан алып китте.
— Диплом алырга санаулы көннәр калганда башкаланың 65нче гимназиясенә конкурс нигезендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларын кабул итүләре турында билгеле булды. Ул вакытта биредә ана телен исеме киң билгеле укытучы, күпсанлы дәреслекләр авторы Лена Гайнетдинова укыта иде. Абруйлы педагог белән әңгәмәне уңышлы үтеп, икебез — мин һәм курсташым Флүзә Сәмигуллина гимназиядә эш башладык. Лена Шәйдулла кызының фәһемле киңәшләре, укыту алымнары безгә, яшь укытучыларга, бу һөнәрне үзләштерүдә зур ярдәм булды, — ди Ләйсән Өлфәт кызы.
Яшь мөгаллимә беренче көннәрдән үк укытучылык эшенә күңел биреп тотына. Укыту-тәрбия эшләрендәге яңалыклар белән һәрдаим кызыксынып, аларны үз эшендә киң кулланучы, иҗади эзләнүчән укытучы алдынгы педагоглар сафына баса. Ике дистә елдан артык ана телен укыту, шуның дистәсен директорның укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфасында булу дәверендә Ләйсән Өлфәт кызы шәһәр мохитендә тәрбияләнүче укучыларына гына түгел, аларның әти-әниләренә дә туган телне белергә һәм аңа ихтирам белән карарга кирәклеген төшендерә. Бүген гимназиягә шәһәрнең төрле районнарыннан балаларын йөртеп укытучы ата-аналар саны арта икән, димәк, монда Ләйсән Өлфәт кызының да өлеше зур.
Әлбәттә, педагогның хезмәт нәтиҗәсе барыннан элек укучыларының уңышларында чагыла. Ләйсән Өлфәт кызының бу җәһәттән горурланырлык уңышлары бихисап: аның укучылары район, республика олимпиадаларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә, иҗади бәйгеләрдә җиңүләр яулап кына тора. Мөгаллимә үзе дә һәрвакыт яңалыкка омтыла, педагогик осталыгын камилләштерү, тәҗрибә туплау җәһәтеннән бәйгеләрдә катнаша. Шунысы сөенечле: гимназия директоры Әнфисә Галимҗанова җитәкчелегендәге бу коллективта нинди генә чарага әзерлек бармасын, хезмәттәшләр бер-берсенә ярдәмгә килә, киңәшләрен бирә.
Узган ел гимназия коллективы өчен аеруча уңышлы булды. Белем учагының берьюлы ике укытучысы Ләйсән Насыйрова һәм Асия Сәләхетдинова “Педагогик осталык мәктәбе” II Республика конкурсында үрнәкле эш алымнарын тәкъдим итте һәм матур нәтиҗәләр күрсәтте. Алар “Туган телләрдә үткәрелгән дәрестән тыш чаралар буенча иң яхшы педагогик тәҗрибә” номинациясендә җиңүче булды.
Укытучы хезмәте мәктәп ишеген ябып чыгу белән генә тәмамланмый әле. Андагы борчу-мәшәкатьләр өйгә дә кайта. Әнә шундый вакытта сине аңлаучы, рухи ярдәм бирүче якыннарың булуы кирәк. Ләйсән Өлфәт кызының гаиләдә дә терәге көчле. Ире Рәшит Фәрит улы — газизләренең бәхетле, тыныч тормышы өчен барлык көчен салучы хәстәрлекле гаилә башлыгы. Уллары Артур — юридик факультет cтуденты. Гимназияне “бишле”гә генә тәмамлаган егет югары уку йортында да сынатмый, әти-әнисен яхшы укуы белән сөендереп тора.
“Тормышта бер канатым – гаиләм булса, икенчесе яраткан эшем. Уңышларымда укучыларымның да өлеше күп. Безне, укытучыларны, сәләтле, тырыш, белемле укучылар үстерә, яңа җиңүләргә дәртләндерә”, — ди тәҗрибәле мөгаллимә.
Әлбәттә, заман шартларында ана телен укытуның никадәр тырышлык, түземлек, эзләнүләр таләп итүче хезмәт икәнлеге беребезгә дә сер түгел. Монда балалар белән генә түгел, ата-аналар белән дә эзмә-эзлекле эш алып барырга кирәк. Ана теленең киләчәге нәкъ Ләйсән Насыйрова кебек энтузиаст укытучылар кулында.
Динар Кәлимуллин фотосы.