Барлык яңалыклар
Күңелле дәрес
1 апрель 2023, 15:20

«Айсылу апа, мин өйгә эшне эшләмәдем!»

Көлке көнендә бераз кәефләрне күтәреп алыйк әле, дуслар!

«Айсылу апа, мин өйгә эшне эшләмәдем!»
«Айсылу апа, мин өйгә эшне эшләмәдем!»

Иң озын йокы вакыты мәктәптә, тарих дәресендә теркәләгән. Укучы 15нче гасырда йоклап киткән, 18нчедә уянган.
***
Туп директор кабинеты тәрәзәсенә очуын дәвам итә иде әле, ә балалар инде качышлы уйный башладылар.
***
Мин ирекле итеп урыс, инглиз, француз телләрендә сөйләшәм... Калган дәресләрдә дә шулай ук инде, бер уйласаң.
***
- Айсылу апа, ә кешене ул эшләмәгән гамәлләр өчен җәзаларга ярыймы?
- Ярамый, әлбәттә.
- Айсылу апа, мин өй эшен эшләмәдем!
***
- Айдар, ни өчен дәрескә соңга калдың?
- Өйдән соң гына чыгып киткән идем.
- Иртәрәк чыгарга ярамый идемени?
- Иртәрәк чыгарга соң иде инде...

Фото: freepik.com.

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: