Күңелле дәрес
11 Февраля 2024, 04:50

Саран эт турында әкият

Безгә Туймазы районының Татар-Олкан мәктәбендә укучы дусларыбыз яза.

Добавить в предпочтительные источники Google
Саран  эт турында әкиятСаран  эт турында әкият
Саран эт турында әкият

Саран эт турында әкият

Борын-борын заманда яшәгән, ди бер бик саран эт. Аның  оясында сөякләр күп булган. Менә суык кыш көннәре җиткән. Ач-ялангач, хуҗасыз булган авыл этләре ярдәм сорап килгәч, саран эт аларны куып җибәргән. Шуңа күрә бу этне берсе дә яратмаган.

Яз җиткән. Кояш елмайган, көннәр җылыта башлаган. Шулай бер көнне этнең оясын су басып, аның бар байлыгын агызып алып киткән. Аңа яшәве бик авыр була башлаган.

Янә көзләр килгән. Ачы суыкларында саран эт ачлыктан төннәр буе улаган. Күрше эте Акбай моны ишетеп, аны кызганып, үзендәге сөякләрне моңа ташыган.

“Кышның корсагы зур”,  – дип шулай икесе дуслашып, салкын-буранлы кышны чыкканнар. Шуннан бирле саран эт ярдәмчел, юмарт, акыллы, игелекле булып яшәгән, ди.

Инзир Баһаутдинов,

5нче сыйныф укучысы,

Туймазы районының Татар-Олкан мәктәбе.

Фото: dveri-stalservis.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас