Күңелле балачак
Хәкимҗан Халиков
Хәерле иртә
Иртән торып чыгуга,
Урап алды чебиләр.
Әй сөйлиләр, сөйлиләр:
– Чи-чи, чи-чи-чи... – диләр.
Казлар әйтә: – Ка-га-га,
Ә үрдәкләр: – Бак-бак-бак.
Нәни бәбкәләре дә:
– Пип-пип, – диләр такмаклап.
Берсен тотып иркәлим,
Икенчесен иркәлим...
Алар: «Пип-пип-пип», – дисә,
Мин: «Хәерле иртә!» – дим.
Нәҗип Мадъяров
Әби күзлеген эзли
Кайда икәнен белми,
Әби күзлеген эзли.
Күзлеге бит кулында,
Әмма ул аны сизми.
– Әби, әби, – дип аңа,
Каршысына ук килеп, –
Җайлы булыр эзләргә
Күзлегеңне ки элек.
Әби күзлеген кия,
Үзе елмаеп көлә.
– Рәхмәт, табып бирдең, – ди,
Аркамнан сөя-сөя.
Нәкыйп Каштан
Безнең сыер
— Әби, әби, әйт әле:
Сыер нигә мөгери?
— Карыны ачкан, улым,
Печән китер, йөгер, — ди.
— Ашап туйгач, ник сыер
Сузып-сузып «му-у» ди ул?
— Эчәсе килгән, улым,
Китер миңа су-у! — ди ул.
Әнәс Кари
Минем әнием — тегүче
Өстемдәге күлмәгемә
Күпләр карый сокланып.
“Кем текте?” — дип, кайберләре
Сорап куя, тукталып.
“Әнием, дим, —
әнием минем
Фабрикада тегүче”.
Бер мин генә түгел әле
Ул теккәнне киюче.
Хәйдәр Гатин.
Урырбыз икәү
Әтием басуга барып
Иген ура көн саен.
Бик сорагач алып кайткан
Миңа да бер комбайн.
Нигәдер ул бик кечкенә
Үзенеке әнә дәү.
Әнием көлә: - Хәзер,- ди –
Урырсыз инде икәү.
Зәкия Туфайлова
Миннән дә зур үсәрсез
Кишер суы күп эчтем,
Шуңа быел бик үстем.
Кайсын кырып ашадым,
Кайсын тешләп ашадым.
Ялкауланып тормадым,
Үзем эшләп ашадым.
Сез дә кишер кырыгыз,
Баллы суын эчәрсез.
Күрегез дә торыгыз:
Миннән дә зур үсәрсез.
Шәүкәт Галиев
Әбиләрдә кунакта
Коймагы да коймагы,
Агып тора каймагы!
Табада пешеп тора,
Табынга төшеп тора.
Кайнар!
— яланкул тотма,
Тәмле!
— телеңне йотма.
Син телең йотсаң, Нәбирә,
Кем рәхмәт әйтер әбигә?!
Нури Арсланов
Алма
Бакчабызда үсә алма,
Ул кызыл да була, ал да,
Тәме шикәр-бал гына.
Аны гел алмаска түгел,
Рөхсәт булса — ал гына.
Мәрзия Фәйзуллина
Теләсәң эш табыла
Иртә торгач, гөлләремә
Сулар сибәм һәр көнне.
Аның матур чәчәкләре
Сокландыра һәркемне.
Курчаклар чиста булсын дип,
Аларның керен уам.
Ашап-эчкәч, һәрвакытта
Чынаягымны юам.
Оста кулларга һәрвакыт
Теләсәң эш табыла.
Эш эшләгәч тәмле була
Аш та, чәй дә табында.
Ямаш Игәнәй
Зур үстем
Бәрәңге әрчибез шулай
Әби белән икебез.
Мин — берне,
Әби — икене.
Кичә генә әби миңа:
«Син кечкенә әле»,— диде.
Бүген кызык,
Әби: «Кызым,
Инде зур үскәнсең»,— диде.
Бәрәңгене әрчибез ич,
Әби — берне,
Мин — икене.
Илдар Юзеев
Яңгыр ява
Яңгыр ява!
Яңгыр ява
Шыбыр-шыбыр.
Йөгереп чыга бала-чага,
Ыбыр-чыбыр.
Яшен яшьни, күкләр тетри
Дөбер-шатыр!
Курыкмыйлар, кулларында
Зонтик-чатыр...
Әминә Бикчәнтәева
Курчак өе
Нинди матур, күрәсезме, курчак өем,
Җыеп куйдым аны чиста, пөхтә итеп.
Курчакларны тезеп куйгач матур итеп,
Песием дә карап тора исе китеп.
Роберт Миңнуллин
Әни эштән кайтканчы
Әни таңнан эшкә киткән,
Бөтен эшне эшләп киткән!..
Нәрсә эшлик икән дип без,
И баш ваттык, баш ваттык,
Ахырыдан җаен таптык -
Банкадагы вареньены
Ялт иттердек бергәләп.
Чүлмәктәге каймакны да,
Табадагы коймакны да
Ашап куйдык бүлгәләп!
Рафис Корбан
Авыл исе
Шомырт исе килә җилдән
Шомырт чәчәк аткан чакта.
Җиләк исе килә миннән
Җиләк җыеп кайткан чакта.
Һавада бал исе була
Юкә чәчәк аткан чакта.
Авылдан сөт исе килә
Кичен көтү кайткан чакта.
Каникулдан килгән чакта
Күчтәнәчең нинди дисмең?
Мин шәһәргә үзем белән
Төяп киләм авыл исен.