Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Совет мәйданында "Әллүки" балалар журналының презентациясе үтте. Күңелле, мавыктыргыч, җыр-моңга бай бәйрәм “Китап-Байрам” ярминкәсе кысаларында узды.
Чарада журналның баш мөхәррире Фаил Фәтхтдинов, Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева катнашты. Алар бәйрәмгә килгән кызлар һәм малайларга, шулай ук, аларның әти-әниләренә изге теләкләрен җиткерде.
Соңыннан балалар "Үз кулыбыз белән китап ясыйбыз" дигән осталык дәресендә мавыгып китапчык ясады. Башкортстанда яшәүче шагыйрьләрнең иҗат җимешләре тупланган китапчык үзләренә үк бәйрәм бүләге дә булды.
Әлбәттә, "Нур" театрының сәләтле яшь актрисалары “Әллүки”челәр оештырган чараны тагын да ямьләндереп җибәрде. Энҗе Кашапова сәнгатьле итеп татар классикларының шигырьләрен ятлап ишеттерсә, Гөлназ Кашапова матур җырлары белән күңелләргә бәйрәм кәефе өстәде.
“Әллүки”не яратып укучы барлык балаларны бәйрәм белән котлыйм! Җәй көннәрендә тагын да ныграк үсеп, чыныгып, яңа уку елына яңа көч белән килегез. Әти-әниләрегезне уңышларыгыз белән һәрвакыт сөендереп торыгыз. Аларның горурлыгы булыгыз! Иң мөһиме, туган телебездә сөйләшегез, туган телебезне яратыгыз!” – диде Энҗе Кашапова.
Динар Кәлимуллин фотосы.