+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Хатлар яздым утырып...
12 апрель 2019, 08:52

Картәнием киңәшләрен тыңлап үсәм!

Балтач районында яшәүче уңган, изге күңелле, тәмле сүзле картәни турында оныгыннан бик матур эчтәлекле хат.

Минем нәнәемнең исеме - Мөсәллия. Ул 1953 нче елның 5 мартында Балтач районы Түбән Кансияр авылында туган. Шул ук районның Нөркә авылында 39 ел хисапчы булып эшләгән. Хәзер инде ул хаклы ялда, хезмәт ветераны. Картәтием белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Нәнәем бик ягымлы, уңган һәм сабыр кеше. Ул пөхтәлек ярата. Чәчәкләргә күмелгән гөлләре өйләрен ямьләсә, бакчада үстергән хуш исле чәчкәләре тирә-якка нур сибә. Яшелчәләр, җимешләр үстерү остасы да минем нәнәем!
Кайчан гына кайтсак та, аның өстәле сый-хөрмәтләр, бәлешләр белән тулып тора. Ул безне тәмле ризыклар белән сыйлый, акыллы киңәшләрен бирә.
Без аны бик яратабыз! Сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.
Юлиана Мәгасумова,
84нче Татар гимназиясенең 3д сыйныфы укучысы.
Читайте нас: