Минем әниемнең исеме Регина. Ул 10 нчы хастахәнәдә табиб булып эшли. Әнием ягымлы, изге күңелле, чибәр кеше. Җитмәсә, оста куллы да — тәмле-тәмле ашлар, бәлешләр пешерә. Ял көннәрендә бергәләшеп Бүздәк районының Урзайбаш авылына кайтабыз. Анда нәнәем белән картәтием яши. Аларга ярдәм итәбез. Бездә ял көннәре бик күңелле үтә.