+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Хатлар яздым утырып...
30 апрель 2019, 14:01

Шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдык

Уфаның 65нче Татар гимназиясе укучылары Тукай һәйкәленә чәчәкләр салган.

Уфаның 65нче Татар гимназиясендә әдәби кичәләр, милли бәйрәмнәр һәрвакыт эчтәлекле һәм күңелле итеп оештырыла. Шушы көннәрдә гимназия укучылары, укытучылары һәм “Дебют” балалар иҗат үзәгенең “Татар халкының тарихы һәм гореф-гадәтләре” бүлегендә шөгыльләнүче укучылар “Тукай - безнең күңелләрдә” дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә ел саен оештырыла торган чара быел аеруча дулкынландыргыч һәм истәлекле булды. Чөнки гимназиянең бер төркем укучылары бәйрәм алдыннан “Нур” театры каршында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды, аның шигырьләрен сөйләде.
Шагыйрьне искә алу кичәсе гимназиядә шигырь бәйрәме белән дәвам итте. 2-7 нче сыйныф укучылары балалар өчен язылган “Бала белән Күбәләк”, “Эш беткәч, уйнарга ярый, “Шүрәле” шигырьләрен сәхнәләштерделәр, “Театр”, “Тукай абый”, “Әллүки” җырларын башкардылар. Кичә татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Читайте нас: