-8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ике әби

"Әллүки" почтасына бик матур хат килде. Уфаның 97нче мәктәбе укучысы Азалия Фәйзуллина Агния Барто шигырьләрен тәрҗемә иткән. Аларның берсен сез дә укып карагыз әле.

Агния Барто
Ике әби
Ике әби урамда
Очрашканнар бер көнне.
Бер әби икенчесенә:
- Бездә бүген гел бишле!
Бер-берсен кочаклыйлар,
Кулларын кысалар ди.
Ә "бишле"ләр алучылар,
Әби түгел, оныклар!
Азалия Фәйзуллина тәрҗемәсе,
Уфаның 97нче мәктәбе укучысы.