+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

"Чыдамнар" җиңде!

Миякә районының "Теремкәй" балалар бакчасында "Күңелле стартлар" уены узган.

"Исәнмесез, "Әллүки"челәр! Сезгә Миякә районы "Теремкәй" балалар бакчасының өлкәннәр төркеменә йөрүче кызлар һәм малайлар яза.
Безнең бакчабызда күңелле чаралар еш үтә. Алар "Әллүки" журналы битләрендә дә яктыртылды. Рәхмәт сезгә, апа-абыйлар!
Бүген безнең бакчабыз янә шау-гөр килде. Тренерыбыз Алсу Сабирҗан кызы Сабирова белән Венера Зәкәрия кызы Гаязова җитәкчелегендә "Күңелле стартлар" үтте.
Без ике командага - "Көчлеләр" һәм "Чыдамнар"га бүленеп, ярышларда катнаштык. Һәр командада унар кеше булды. Кәшәкә белән дә, туп һәм скакалка белән дә биремнәр булды. Безгә тәрбияче апаларыбыз - Җәмилә Әнгам кызы Батталова һәм Гөлсинә Зәлиф кызы Шәрәфетдинова ярдәм итте, төрлечә күңелне күтәреп, җиңүгә рухландырып торды.
Жюри рәисе - өлкән тәрбиячебез Татьяна Павловна Шибитова бик гадел бәя бирде. Нәтиҗәдә, "Чыдамнар" командасы, 1 балга күбрәк нәтиҗә күрсәтеп, беренчелекне алды. Безне Мактау грамоталары һәм татлы күчтәнәчләр белән бүләкләделәр".
Читайте нас: