+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Слактан да матуррак авыл беркайда юк!

Әлшәй районыннан килгән җылы эчтәлекле хат белән сез дә танышыгыз әле, дуслар!

Яратам мин авылымның,
Матур елга буйларын.
Күк чәчәкле болыннарын,
Салкын чишмә суларын...
Минем туган җирем - Слак авылы. Ул Әлшәй районының зур авылларыннан санала. Безнең авылда бер меңгә якын кеше яши.
Минемчә, Слактан да матуррак җир беркайда да юк! Аның буасы җәйге эссе көннәрдә авылдашларны гына түгел, күрше-тирә авыл, шәһәр кешеләрен дә үзенә җыя. Алар анда су керәләр, ял итәләр, уйныйлар.
Җәй көне ел да туганнарыбыз белән "Мөстәкыйм" тавына менәбез. Фотога төшәбез, кояш баеганын карыйбыз, авылыбыз белән сокланабыз. Безнең авылның икенче ягында "Бакай" тавы урнашкан.
Мәктәп һәм балалар бакчасы янында "Әби" тавы бар. Анда кыш көннәрендә физкультура дәресләрендә укучылар чаңгыда шуа, ярышларга әзерләнә. Бездә әле бик шәп шугалак та бар. Анда тимераякта шуып ярышларга әзерләнәләр.
Узган елны туган авылым оешуга 280 ел тулды. Шул уңайдан зур сабантуй булды. Милли бәйрәм бик кызыклы, күңелле һәм истәлекле булды.
Туган авылым - Слак яшәсен, киләчәктә тагын да матурлансын!
Рида МОХТАРОВА,
7нче сыйныф.
Әлшәй районының Слак мәктәбе.
Читайте нас: