+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Игътибар! Конкурс! "Җәйге ялың ничек үтә, дустым?"

Дуслар! Ә сезнең ялыгыз ничек үтә? Җиләк җыясызмы, су коенасызмы, печән эшләрендә булышасызмы, әллә диңгез буенда комда кызынасызмы? “Әллүки” сезнең өчен яңа конкурс игълан итә. “Җәйге ялың ничек үтә, дустым?” бәйгесенә сездән хатлар һәм фотосурәтләр көтәбез. Ә җиңүчеләрне август ахырында бүләкләр көтә. Хатларыгызны электрон почтага — [email protected] җибәрегез.

“Кояшкай”да яллар күңелле!
Минем уйлавымча, җәй — иң яхшы ел фасылы, чөнки җылы кояш нурларын сибә, әйләнә-тирә искиткеч матур, тирә-як сихри төсләргә манчылгандай тоела. Шуңа күрә дә мин җәйне һәрвакыт зур түземсезлек белән көтеп алам.
Быел да июнь башлану белән безнең өчен мавыктыргыч көннәр башланды. Туган мәктәбебездә ,,Кояшкай” көндезге мәктәп яны лагере безне үз кочагына җыйды. Тирә-як авылларда яшәгән балаларны Илдар абый Вәлиев белән Фәрит абый Казыйханов хәвеф-хәтәрсез мәктәпкә китереп җиткерә. Беренче көннән үк тәрбиячеләребез Рәзилә апа Гардиева, Инзилә апа Сафина, Руфина апа Ибраһимова, Ильвина апа Гәрәева безне ике отрядка бүлеп, исем, девиз, җыр сайларга ярдәм итте.
Лагерь тормышы иртәнге гимнастикадан башлана. Күңелле музыка астында без физик күнегүләр ясыйбыз. Аннары пешекчеләр Нина апа Мөбәрәкова һәм Вәсилә апа Галиәскарова тәмле ризыклар белән сыйлый.
Ике отрядта барлыгы 48 бала ял итә. Мин “Җәйләү” отрядында ял итәм, анда бик күңелле hәм кызыклы. Үзем өчен бик күп яңалыклар да белдем. Һәр көнне безне нинди дә булса мавыктыргыч чара көтеп тора: конкурслар, викториналар, төрле тәрбияви әңгәмәләр үткәрелә. Чиста, пөхтә, җыештырылган бүлмәләрдә шөгыльләнә алуыбыз өчен без Раушания апа Камильяновага рәхмәтлебез.
Лагерь начальнигы Рәзилә апа Валиева җитәкчелегендә район үзәгендә урнашкан Батырша музеена, Балтач авылы 1нче санлы мәктәбендә һәм Югары Тәтешле авылында урнашкан тарихны өйрәнү музейларына экскурсиягә бардык. ,,Яшьлек” физкультура- савыктыру үзәгендәге бассейнда су коендык, Югары Карыш мәктәбе укучылары белән очраштык, авылыбыз яныннан гына аккан Җитез Танып елгасы буенда уеннар уйнадык, ярышлар оештырдык, гүзәл табигатьле Тәтешле якларында йөреп кайттык, истәлеккә фотога төштек.
Бу укучылар тик уен белән генә көннәрен үткәрә икән, дип уйламагыз. Без мәктәп яны участогында һәм чәчәкәләр үстерүдә дә үз өлешебезне керттек. Бу эшләрнең уртасында остазларыбыз Дамира апа Галиева, Әнисә апа Такиева һәм Миләүшә апа Хәсәнова булды. Лагерьда һәр көн бик файдалы һәм күңелле үтә. Ә алда безне тагын да ямьлерәк һәм кызыклырак ял көннәре көтә!
Юлиана Ибраһимова,
1нче сыйныф укучысы.
Балтач районының Сәйтәк мәктәбе.
Читайте нас: