+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Игътибар! Конкурс! “Җәйге ялың ничек үтә, дустым?”

"Әллүки" игълан иткән бәйгегә янә бер хат килде. Җәйге каникулларын кызыклы үткәрүче Булат исемле малайның хатын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Ә сезнең ялларыгыз ничек үтә? Конкурска хатлар һәм фотосурәтләр җибәрегез, дуслар. Җиңүчеләрне август ахырында бүләкләр көтә. Хатларыгызны электрон почтага — [email protected] адресына юллагыз.

Авылда рәхәт!
"Сәлам, "Әллүки"! Минем исемем - Булат Гайбадуллин. Уфаның 84нче Татар гимназиясендә укыйм. Быел 2нче сыйныфка барам.
Минем җәйге ялым cаф һавалы, матур табигатьле җирдә - Уфа районының Чернолесовский авылында үтә. Монда безнең зур йортыбыз бар. Сеңлем Камилла белән әти-әнигә бакча эшләрендә булышабыз. Чүп утыйбыз, су сибәбез. Быел бездә редиска, җиләк мул уңыш бирде. Бигрәк тә әтием белән балыкка йөрү ошый. Үзем тоткан иң зур карпның фотосын сиңа да җибәрәм, "Әллүки"!
Безнең якта нинди генә җанварлар күрмәссең! Керпе, йомран, кәлтә еланы... Авылда рәхәт! Шуңа да минем җәйге ялларым кызыклы да, файдалы да үтә.
Читайте нас: