+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Игътибар! Конкурс! “Җәйге ялың ничек үтә, дустым?”

Сез фотода күргән уңган малай - Реналь Кәримов. Җәйне бик файдалы үткәрә икән ул.Дуслар, сез дә конкурска хатлар һәм фотосурәтләр җибәрегез. Җиңүчеләрне август ахырында бүләкләр көтә. Хатларыгызны электрон почтага — [email protected] адресына юллагыз.

Исәнмесез, "Әллүки"челәр! Сез фотода күргән егет - Реналь Кәримов. Ул Чакмагыш районының Рәҗәп авылында яши. Үзенә 3 яшь кенә булса да, кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә. Миңа бакча эшләрендә ярдәмләшә, яшелчә-җимешләргә су сибешә. Чүп уташам дип, кәтмәнне дә күтәргән була әле үзе.
Менә шулай бик күңелле үтә безнең җәйләр! Улыбыз үскәч, зур ярдәмчебез, терәгебез булыр әле, Аллаһ боерса!
Сезгә зур сәламнәр белән, уңган малайның әнисе Дилара Кәримова.
Читайте нас: