+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Игътибар! Конкурс! “Җәйге ялың ничек үтә, дустым?”

Бәйгегә килгән янә бер хатны - Уфа шәһәрендә яшәүче Артур исемле малайның Салават районына сәяхәте турындагы язманы сезнең игътибарга тәкъдим итәбез, дуслар!

Идрис мәгарәсендә булдык!
Сәлам, "Әллүки"! Минем дә сиңа җәйге ялымның бер көне турында сөйлисем килә. Минем исемем - Артур. 84нче Татар гимназиясендә белем алам.
Беркөнне без гаилә белән Салават районында урнашкан Идрис мәгарасендә булдык. Халык телендә аны Салават мәгарәсе дип йөртәләр. Кайчандыр нәкъ шунда Салават Юлаев һәм аның фикердәшләре яшеренгән булган дип сөйлиләр.
Идрис мәгарәсе табигатьнең бик матур җирендә урнашкан. Ул "Янган-тау" геопаркына карый. Мәгарә үзе бик зур түгел. Аның ачык тәрәзә сыман бик үзенчәлекле урыныннан искиткеч картина күренеп тора. Юрүзән елгасы, кыялар, биек наратлар...
Сәяхәт миңа да, икетуган апам Камиллага да бик ошады. Безнең республика искиткеч матур!
Артур Сәмигуллин,
2В сыйныфы.
Уфаның 84нче Татар гимназиясе.
Читайте нас: