+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Игътибар! Конкурс! “Җәйге ялың ничек үтә, дустым?”

Җәйге ялларыгыз турында конкурска хатлар һәм фотосурәтләр җибәрегез, дуслар. Җиңүчеләрне август ахырында бүләкләр көтә. Хатларыгызны электрон почтага — [email protected] адресына юллагыз.

Каникуллар күңелле үтә!
Минем җәйге ялларым Кырмыскалы районының Тазлар авылында үтә. Монда безнең дачабыз, бакчабыз бар. Мин дә әти-әниемә бакча эшләрендә ярдәмләшәм, үземнән кече ике туганымны карашам. Авырып торган картәниемне дә тәрбиялим.
Иң яраткан шөгылем - табигатьне күзәтү. Ихатага килеп кергән керпе, түтәл арасыннан килеп чыккан бака, чәчәкләргә кунган күбәләк, безелдәгән бал кортлары, елгада чирткән балык - мине барысы да кызыксындыра!
Безнең туган як табигате шундый матур һәм күптөрле. Мин авылда рәхәтләнеп ял итәм һәм яңа уку елына көч туплап килермен, дип ышанам.
Арина Кузинова,
Уфаның 84нче Татар гимназиясе укучысы.
Читайте нас: