-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ә мин янә энекәшле булдым!

"Җәйге ялың ничек үтә, дускай?" конкурсы дәвам итә. Уфа кызы Карина Кашапова да бәйгегә хат юллаган. Ә сезнең каникуллар кайларда үтә? Хатлар, фотолар көтәбез!

"Минем каникулларым сөенечле вакыйга белән башланды - энем Нурислам туды! Без хәзер гаиләдә дүрт бертуган булдык: мин, сеңлем Камилла, энем Динислам һәм кечкенәбез Нурислам.
Мин, иң өлкәне буларак, туганнарымны карыйм, алар белән уйныйм. Әнигә дә булышам. Күптән түгел аңардан күреп, коймак пешереп карадым. Әтием: "Бик тәмле, кызым!" - дип мактады.
Без еш кына бергәләшеп авылга, картәтием янына кунакка кайтабыз. Анда бигрәк күңелле! Икетуганнарым Рината һәм Самира да кайтса, рәхәтләнеп бергә уйныйбыз.
Әти безне кинотеатрга йөртә. Гаилә белән "Кашкадан" паркында ял итәбез. Мин әле китаплар да укыйм. Күптән түгел "Буратино маҗаралары"н укып чыктым, бик ошады.
Менә шулай, туганнарым белән, ямьле үтә минем җәйләрем!"
Карина Кашапова,
Уфаның 84нче Татар гимназиясе укучысы.
Читайте нас: