+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Нөгеш буе бик ямьле!

"Җәйге ялың ничек үтә, дустым?" конкурсына хатлар килүен дәвам итә. Бүген үзенең җәйге каникуллары турында Уфа егете Алмаз Шәмсунов сөйли. Сүз сиңа, яшь дустыбыз!

"Исәнме, "Әллүки"! Минем исемем Алмаз. Журналны яратып укыйм, көтеп алам. Гаиләбез шәҗәрәсе турында кечкенә язмам басылып та чыкты әле.
Бу юлы үземнең җәйге ялымның бер көне турында сөйлисем килә. Без гаиләбез белән Нөгеш сусаклагычында ял иттек. Учакта аш пешердек, балык тоттык, көймәдә йөздек! Мин үзебезнең туган як табигатенең матурлыгына сокланып кайттым. Бу көн хәтеремдә бик озак сакланачак".
Алмаз Шәмсунов.
84нче Татар гимназиясе укучысы.
Уфа шәһәре.
Читайте нас: