+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сиңа тагын киләм әле, Казан!

"Җәйге ялың ничек үтә, дустым?" конкурсы дәвам итә. Сезнең игътибарга җәйне күңелле сәяхәттән башлаган Әмир Бигловның хатын тәкъдим итәбез. Ә сезнең каникуллар ничек үтә? Хатлар һәм фотолар көтәбез.

Минем җәйге каникулларым Казан шәһәренә сәяхәттән башланды. Без анда бөтен гаиләбез белән бардык. Чөнки Казанда яраткан абыем, әниемнең бертуган энекәшенең, туе булды.
Абыемның никахы "Ирек" мәчетендә үтте. Анда безгә бик ошады. Мәчет искиткеч матур һәм тыныч. Аннары без барыбыз бергә Казан Кремелен карап йөрдек. "Чаша" дип исемләнгән никах сараенда абыемнарның язылышу тантанасында булдык.
Казанда иң ошаганы - ул "Ривьера" аквапаркы! Мин барлык су атынгычларыннан шудым, кайберләре бик текә иде, әмма мин аз гына да курыкмадым.
Бу сәяхәт минем хәтеремдә бик озакка уелып калачак. Сиңа тагын киләм әле, Казан!
Әмир Биглов,
Уфаның 84нче Татар гимназиясе укучысы.
Читайте нас: