"Сәлам, "Әллүки"! Минем исемем Артем. 84нче Татар гимназиясендә яхшы билгеләргә генә укыйм. Без "Әллүки"не сыйныф белән алдырабыз, яратып укыйбыз, башваткычларын чишәбез.
Минем дә конкурста катнашасым, сиңа үземнең каникул көннәрем турында язасым килә. Җәйге ялым Чакмагыш районының Яңа Йомран авылында башланды.
Анда карәнием Мәрьям яши. Мин аңа бакчада ярдәм иттем, тавыкларны ашаттым, ояларыннан йомырка җыйдым. Атта йөрү бәхете дә тиде. Су буена балык кармакларга йөрү, күрше малайлары белән футбол уйнау да бик күңелле булды. Картәнием белән дару уләннәре, юкә чәчкәсе җыеп киптердек. Әлбәттә, абый буларак, энемне карашу да минем өстә булды. Картәнием аркамнан сөеп: "Үскәнсең инде, улым! Зур ярдәмче булгансың!" - ди.
Авылда шулкадәр тыныч, ямьле һәм рәхәт!