Барлык яңалыклар

Җир йөзендә иң тәмлесе - Әнием салган икмәк!

"Әллүки"дә барган "Җәйге ялың ничек үтә, дускай?" конкурсына Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылыннан хат килде. 5 яшьлек уңган малай Айназ Салихов турында безнең сайттан укыгыз. Сездән дә хатлар һәм фотолар көтәбез, дуслар!

Сез фотода күргән сөйкемле малайның исеме Айназ Салихов. Ул Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылында яши.
Аның җәйләре ничек үтә дисезме? 5 яшьлек кенә булуына карамастан, көтү дә көтә белә, печән дә җыеша, бакча эшләрендә дә ярдәмләшә. Абыйлары Алмаз белән Илназдан һич калышмый ул. Чын-чынлап эшкә өйрәнеп, уңган авыл малае булып үсеп килә. Әтисе Маратның төп ярдәмчесе инде ул Айназ!
Вакытын эшләп кенә үткәрә икән бу малай дип уйлый күрмәгез. Абыйлары белән бергәләшеп балык кармакларга да, футбол уйнарга да, әнисе Элиза укыган әкиятләрне тыңларга да өлгерә ул. Быел Айназ авыл сабантуенда капчык киеп йөгереп, бүләк алган.
Җир йөзендә иң тәмлесе - әни куллары белән салынган, күпереп пешкән икмәк! Мичтән чыккан кайнар икмәк тәмен татып үскән малайлар булдыклы да, тырыш та, эшчән дә була. Нәкъ Айназ Салихов кебек!
Читайте нас: