+13 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Менә, ичмасам, табыш!

Уфаның 84нче Татар гимназиясе укучысы Артур Әхтәрҗанов Чишмә районының Чукраклы авылында ял иткән. Әтисе белән Дим буена балык кармакларга төшкәч, алар зур табышка юлыккан. Нинди табыш дисезме? Бу хакта безнең сайттан укыгыз.

"Сәлам, "Әллүки"! Сыйныфташларым кебек үк мин дә җәйге каникулларны күңелле һәм файдалы үткәрәм һәм "Җәйге ялың ничек үтә, дустым?" конкурсына хат юллыйм.
Күптән түгел мин Чишмә районының Чукраклы авылында кунакта булдым. Әтием белән Дим буена балык кармакларга бардык.
Анда безне зур табыш көткән икән. Ул нәрсә дисезме? Яр буенда яткан зур агач! Сер итеп кенә әйтәм: минем әтием балта остасы. Шул агачны күрүгә, ул: "Моңардан бердигән фигуралар эшләп була бит!" - дип сөенде. Балык турында да оныттык. Икәү уйлаша торгач, ниндирәк әкият геройлары килеп чыгачагын күз алдына китердек. Менә, ичмасам, табыш булды бу! Яр буендагы үрдәкләр безнең шул агач тирәсендә мәш килүебезгә, аптырап карап тордылар.
Мин үзем дә, пластилиннан төрле мультфильм геройлары эшләргә яратам. Әтиемнән күреп, агач эшенә дә өйрәнү теләгем бар. Дим буендагы агачтан нәрсәләр ясавыбызны соңрак хәбәр итәрмен, "Әллүки"!
Артур Әхтәрҗанов,
84нче Татар гимназиясе укучысы.
Уфа шәһәре.
Читайте нас: