+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Шәһәрне дә күрдек без!

"Җәйге ялың ничек үтә, дустым?" конкурсына килгән янә бер хат белән таныштырабыз, дуслар. Сүзне Чакмагыш районы кызы Азалия Хәмидуллинага бирәбез.

"Исәнмесез, "Әллүки" журналы хезмәткәрләре! Минем исемем Азалия. Миңа 8 яшь. 2нче сыйныфны "бишле" билгеләренә генә тәмамладым.
Җәйге ялым мәктәптәге лагерьга йөрүдән башланды. Анда бик кызык һәм күңелле булды. Төрле чараларда катнаштык, уйнадык, тәмлекәчләр белән сыйландык.
Җәйнең күпчелек көннәре өйдә, әти-әнигә булышып, энемне карашып үтә. Яланга җиләккә йөрдек. Бакчабыздагы җиләк тә быел мул уңыш бирде. Әнием кышкылыкка күп итеп тәмле кайнатмалар әзерләде.
Ә беркөнне без гаилә белән Уфага кунакка бардык. Шәһәрнең иң матур урыннарында булдык, паркта атынгычларда атындык, туйганчы уйнадык, туңдырма белән сыйландык. Уфа бик матур булса да, туган авылым аеруча якын, кадерле икәнен аңладым.
Азалия Хәмидуллина.
Чакмагыш районының Рәҗәп авылы.
Читайте нас: