+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Игезәкләр - бизәкләр без!

"Җәйге ялың ничек үтә, дустым?" конкурсына игезәк кызлар Динә һәм Ләйләдән хат килде. "Икәү булгач, безгә күңелле, нәрсәгә тотынсак та, тиз генә башкарып куябыз!" - ди кызлар.

"Исәнме, "Әллүки"! Без игезәк кызлар - Динә һәм Ләйлә. Безнең җәйге каникулларыбыз да бик күңелле үтә. Ял көннәрендә гаиләбез белән нәнәебез янына бакчага барабыз. Без анда һич кенә дә тик тормыйбыз. Яшелчә-җимешләргә су сибәбез, чүп утыйбыз. Нәнәй бакчасында төрле чәчәкләр үстерә. Аларның үскәнен, чәчәк атканын күзәтү шулкадәр кызык.
Икәү булгач, безгә күңелле, нәрсәгә тотынсак та, тиз генә башкарып куябыз! Бергәләшеп эшлибез дә, уйныйбыз да. Кечкенә энекәшебезне дә икәү карашабыз. Ул да безнең ярдәмчебез булачак. Аз гына үссен әле!
Динә һәм Ләйлә Рәхимовалар.
84нче Татар гимназиясе укучылары.
Уфа шәһәре.
Читайте нас: