+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Динозаврлар белән очраштым...

Дуслар, ә сезнең безнең эрага кадәр яшәгән җанварлар белән күзгә-күз очрашканыгыз бармы? Уфа егете Әскар Избаев аларны үз күзләре белән күргән.

"Минем исемем - Әскар. Уфаның 84нче Татар гимназиясендә укыйм. Минем дә җәйге каникулларымның бер көне турында сөйлисем килә.
Беркөнне без гаилә белән "Динозаврлар паркы"нда булдык. Безнең эрага кадәр яшәгән җанварлар турында мин энциклопедияләрдән кызыксынып укыганым бар. Ә монда алар әйтерсең дә чын - үзенчәлекле тавышлар чыгаралар, хәрәкәтләнәләр. Һәр динозавр янында кызыклы мәгълүмат бирелгән. Аның исеме, ул кайсы вакытта яшәгән, нинди зурлыкта булган. Миңа бу паркта бик ошады! Борынгы заманнарда яшәгән җанварлар белән кызыксынучыларга монда беркайчан да күңелсез булмаячак.
Ә аннары без кинотеатрда "Человек паук - вдали от дома" дигән фильм карадык. Ул да бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
Әскар Избаев,
Уфа шәһәре.
Читайте нас: