+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Хыялым - диңгезне күрү!

"Җәйге ялың ничек үтә, дустым?" конкурсына янә бер матур эчтәлекле хат килде. Манижа исемле Уфа кызының язмасы белән безнең сайтта таныша аласыз.

Минем җәйге каникулларым шәп үтә! Туйганчы ял итү, сәяхәт итү, китаплар уку өчен вакыт чиксез күп!
Июнь аенда мин авылда, нәнәем кырында булдым. Аңа өйдә, бакча эшләрендә ярдәмләштем. Авылда тыныч һәм рәхәт булды.
Июль башлануга без гаиләбез белән Павловка сусаклагычына ял итәргә киттек. Андагы табигать искиткеч матур! Без рәхәтләнеп су коендык, кояшта кызындык. Бу ял миңа онытылмаслык күңелле мизгелләр бүләк итте.
Җәйнең өченче аенда без диңгезгә җыенабыз. Мөгаен, ял итү урыныбыз Сочи шәһәре булыр. Анда алган тәэссоратлар белән дә уртаклашырмын әле, "Әллүки"!
Манижа Каюмова,
Уфаның 84нче Татар гимназиясе укучысы.
Читайте нас: