Барлык яңалыклар

Ямьле дә соң диңгез буйлары!

"Җәйге ялың ничек үтә, дустым?" конкурсы дәвам итә. Бүген сүзне Бүздәк районының Бәйрәш авылы кызы Алсу Мансуровага бирәбез. Кырымда, Кара диңгез буйларында ял итеп кайткан яшь дустыбызның сәяхәте бик кызыклы булган.

Быелгы җәйге каникуллар минем күңелемдә бик озак сакланачак. Хыялымда йөргән диңгез дулкыннарында тирбәлермен, алтынсу ярларында чын-чынлап кызынырмын дип бер дә уйламаган идем. Әти-әниемнең яллары башлану белән без Кырым якларына юл алдык. Юл озын булды, сеңлем бертуктаусыз “Кайчан барып җитәбез? Диңгез ярлары күренәме әле?” – дигән сораулары белән йөдәтеп бетерсә дә, тирә-якны күзәтеп бара торгач, ике көнлек юл сизелми дә калды.
Юл уңаеннан герой-шәһәр Волгоградка кереп, ата-бабаларыбыз ятып калган Мамай курганын күрү, Ана-герой һәйкәленә баш ию миндә бетмәс-төкәнмәс хис-тойгылар уятты. Берчә үзебезнең геройларыбыз өчен горурланумы, үлеп калган меңләгән солдатларны кызгану хисе идеме ул – аңлату авыр, менә-менә елап җибәрермен төсле иде.
Икенче көнне Азов диңгезе буенда кабырчыклар җыеп, су керергә дә өлгердек әле. Әниемнең, балаларча шатланып, аларны җыйганын күргәч, кәефләр тагы да күтәрелеп китте. Ул алтын тавы тапкан шикелле, башкалар су коенганда, сөенә-сөенә рюкзагына кабырчыклар тутырды. Әнием алардан кышкы кичләрдә матур картиналар, сувенирлар ясаячак.
Ниһаять, Кырым үзенең таулары белән, киң колачларын җәеп, безне каршы алды. Судак шәһәренең Кара диңгез ярлары халык күплектән, умарта күче шикелле, иртәдән-кичкә кадәр мыжлап торды. Без зәңгәр дулкыннарда тирбәлеп, туйганчы су кердек, бик күп истәлекле урыннарда булдык. Тарих белән кызыксынганга күрәме, миңа иң охшаганы – Генуэз ныгытмасы булды. Андагы гидның һәр сүзен истә калдырырга тырышып тыңладым. Шушы Судак шәһәренә нигез салучылар төркиләр булган икән. Исемне дә алар биргән, “су” һәм “даг –тау” дигәнне аңлата, чөнки ул Кавказ таулары битендә утыра, тирә-ягы биек кыялы таулар. Тауларның да исеме татарчага тартым “Алчак”,”Кобаккыя” һ.б. Төркиләр хакында искәртеп, ныгытма эчендә түгәрәк манара да әллә каян күренеп тора. Әниемнәр бу утрауда кырым татарлары да яши дип аңлаттылар. Базарда йөргәндә, кайбер вәкилләре белән хәтта сөйләшеп тә тордык әле. Үзләре “Сез татарлармы әллә?” – дип эндәшкәч, рәхәт булып китте. Без анда ике гаилә бардык, кайда булсак та гел татарча сөйләштек. Кызыксынганнары: “Сез нинди телдә сөйләшәсез? Каян килдегез?” – дип тә сорадылар хәтта. Без горур итеп: “Без – Башкортстан татарлары”, - дип җавапладык.
Болардан тыш Кысла утравы, Патша пляжы, Артыш агачлыгында булдык, күренекле князь Галицин сукмагында йөрдек. Бу җирләрдә бик күп күренекле кинолар да төшерелгән. “XX гасыр пиратлары», «Өч плюс ике», «Спортлото-82», “Хәзинәләр утравы” шулар исемлегендә. Табигате бик матур булса да үзебезнең урманнарга җитми инде дигән фикердә калдык. Бездә өздереп сандугач сайраса, тегендә цикада дигән бөҗәкнең тавышы гына үзәккә төште. Башта хәтта аларны ишеткәч: “Әллә машинабыз ватылдымы?” – диеп тә уйладык әле. Болары читтә торсын, менә сез “Тайган” дигән сафари - паркны күрсәгез! 32 гектар җирдә урнашкан, үзендә 60 арыслан, 40 тигр һәм меңләгән башка төр хайваннарны сыендырган Европадагы иң зур зоопаркларның берсе булып санала. Башка төр зоопарклардан аермалы буларак, монда хайваннар иректә, читлек эчендә түгел. Алар өчен гадәти яшәү урыны булдырылган. Килгән туристлар биектә, басмаларда йөреп, аларны күзәтә ала. Иң ошаганы, әлбәттә, хайваннар патшасы – арыслан һәм жираф булды. Хәтта жирафны ашату бәхете дә елмайды әле миңа. Петрушка яфрагы ярата булып чыкты ул.
Ун көнлек ялыбыз сизелми дә үтеп китте. Ләкин туган яклар нык сагындырган иде. Кайтып кергәч тә ихатадагы үләнгә тәгәрәп, аунап алдым. Их, белсәгез рәхәтлекләрен, үзе йомшак, үзе хуш исле! Икенче көнне үк, алып кайткан күчтәнәчләрне бирү уңаеннан, нәнәйләргә барып, җир җиләге җыйдык, кышкылыкка себерке бәйләдек. Әтием себеркене бәйләгәндә мәтрүшкә, ромашка, әрем дә куша. Читтә йөреп кайткач, шуны аңладым: Кырымның биек кипарислары, диңгезләре кызыктырса да, яшел хуш исле каен урманын, киң болыннарын, тук башаклы басуларын бернәрсә дә алыштыра алмаячак.
Алда җәйнең бер генә ае калды. Шуңа карамастан, эшлисе эшләр, укыйсы китаплар да күп әле. Укуга калган санаулы көннәрне дә файдалы һәм кызыклы үткәрермен дигән уйда калам. Маҗаралы да, файдалы да үткән каникул көннәре, исләргә төшеп, сагындырыр әле!
Алсу Мансурова,
Бүздәк районының Бәйрәш авылы.
Читайте нас: