Минем җәйге каникулларым күңелле үтә. Әллә кая да барасы түгел, картәнием белән картәтием безгә якын гына яши. Мин еш кына аларда кунак булам. Шәһәр кызы булсам да, бөтен эшне эшли беләм - бакчадагы җимешләргә, гөлләргә су сибешәм.
Җәйге матур көннәрдә гаиләбез белән урманга җиләккә йөрдек. Яланда, миннән һич курыкмыйча, кулыма күбәләк кунды. Озак кына очып китми торды ул. Тукай бабай шигырендәге кебек аның белән сөйләшеп тә карадым, җавап кына бирмәде күбәләккәй.
Минем дусларым да бик күп әле. Алар белән очрашабыз, бергәләп уйныйбыз. Компас кушаматлы этем белән уйнап алырга да онытмыйм. Күңелле җәй көннәре!