+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Хатлар яздым утырып...
7 август 2019, 18:19

Казанга килегез! Бигрәк ямьле, күрегез!

"Әллүки"дә барган "Җәйге ялың ничек үтә, дустым?" конкурсына Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән хат килде. 6 яшьлек Камил исемле малайның зур хыялы бар. Моны чынга ашыру өчен малай "копилка"сына акча да җыя башлаган.

Исәнмесез, "Әллүки" журналында эшләүче абыйлар һәм апалар! Минем исемем Камил. Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә яшим. Миңа 6 яшь, балалар бакчасына йөрим. Бу хатны әниемә әйтеп яздырам.
Минем җәйге ялларым бик күңелле үтә. Ял көннәрендә әти-әнием белән паркларга йөрибез, төрле чараларда катнашабыз. Мәсәлән, Пушкинның туган көнендә шигырь сөйләдем. Мине телевидениедән килеп төшерделәр.
Ә беркөнне, апам кунакка чакыргач, без Казан шәһәренә киттек. Казан - искиткеч матур икән! Үзәк мәчеттә мөселманнарның намаз укуын тыңладык. Динозаврлар паркында булдык. Зур велосипедта йөрү бәхете дә тиде. Миңа анда бик ошады!
Без төнлә генә өйгә кайтып җиттек. Шуны уйладым әле: күп итеп акча җыям да Казаннан фатир алам! Минем "копилкам" бар, шуңа бүгеннән акча сала башлыйм. Әгәр бик тырышсаң, хыяллар чынга аша ул!
Камил Ибраһимов,
Татарстан республикасы, Түбән Кама шәһәре.
Читайте нас: