Барлык яңалыклар
Хатлар яздым утырып...
9 август 2019, 12:55

Оныклар сабантуенда һәркем бүләкле була!

Дуслар, таныш булыгыз - фотодагы мөлаем кыз Татарстанның Яр Чаллы шәһәреннән Сөмбел Сәлахова була. Сөмбел "Җәйге ялың ничек үтә, дустым" бәйгесенә матур эчтәлекле хат язган. Яшь дустыбызның каникул көннәре, аларның күркәм гаиләсендәге традицияләр турында сез дә укып белегез әле.

Минем исемем - Сөмбел. Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясенең 2 нче сыйныфын гел “5” ле билгеләренә генә тәмамладым. Бу уку елында мин шәһәребездә үткәрелгән “Татар кызы” бәйгесендә катнашып, “Иң сөйкемле” номинациясендә җиңү яуладым. Дәресләрдән тыш мин “Терпсихора” бию студиясендә шөгыльләнәм. Төрле бию бәйгеләрендә, концертларда катнашабыз, Яр Чаллы шәһәренең “Сабантуй” бәйрәмендә дә чыгыш ясадык.
Каникулларым да бик күңелле үтә. Июнь аенда мәктәптәге лагерьда ял иттем, бик күңелле һәм файдалы булды. Июльдә гаиләбез белән Төркиядә ял итеп кайттык. Диңгездә коендык, кояшта кызындык. Хәзер мин Тукай районы Татарстан посёлогында әбием белән бабайда ял итәм. Бабамның куллары алтын. Ул матур итеп нарат өй төзеде, ишек алдын матурлап тегермән, кое, ат арбасы ясап куйды. Әбием чәчәкләр үстерергә ярата. Нинди генә чәчәкләр юк бакчада! Бабамның умарталары бар. Бал кортлары шул аллы-гөлле чәчәкләрдән җыйгангадыр, баллары бигрәк тәмле була. Мин энем Рөстәм белән әби-бабайга чүп утарга, чәчәкләргә су сибәргә булышам. Әбиемнән кул эшенә, тәмле өчпочмаклар да пешерергә өйрәнәм.
Ә минем бүген сезгә, җәйнең бик матур бер көне – әбием белән бабамның оныклар өчен оештырган “Оныклар сабантуе” бәйрәме турында сөйлисем килә. Менә өч ел рәттән бездә шундый Сабантуй үтә. Туганнар, оныклар җыела. Килгән кунаклар озын колгага сөлге-яулыклар, бүләкләр асалар. Чын Сабантуйдагы шикелле бәйгеләр һәм уеннар үткәрелә. Көрәш, “ат” чабышы (атларны бабай фанерадан кисеп ясады), кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерү, капчык белән сугышу, аркан тартышу һәм башка кызыклы уеннар оештырыла. Сабантуйда беркем дә бүләксез калмый. Бәйрәм ахырында барлык туганнар самоварлы өстәл янында җыелып, әбием пешергән бәлеш, чәк-чәк, гөбәдия белән сыйланабыз. Әбием белән бабам менә шундый матур йолалар аша, безне татар халкыбызның гореф-гадәтләрен белергә, яратырга һәм сакларга өйрәтәләр.
Сөмбел Сәлахова.
2 нче сыйныф укучысы.
Татарстан республикасының Яр Чаллы шәһәре.
Читайте нас: