Хатлар яздым утырып...
10 Августа 2019, 09:19

Күз тимәсен дәүәниемә!

Тугызынчы дистәне ваклаганда да җегәрле булган ак яулыклы әбекәйләребез бар безнең. Шундый картәниләрнең берсе - Чакмагыш районының Калмашбаш авылында яши. Аның кечкенә оныкачы Азалиянең хаты белән сез дә танышыгыз әле.

Добавить в предпочтительные источники Google
Исәнмесез, хөрмәтле "Әллүки"челәр! Журналның "В контакте" төркемендә биюче әбекәйләрне күргәч, үземнең дәүәнием турында сөйлисем килде.
Ул минем картәниемнең әнисе була. Исеме - Мөнәвәрә Афзалетдин кызы Латыйпова. Ул Чакмагыш районының Калмашбаш авылында яши. Аңа 92 яшь. Җәйге матур көннәрдә без аның янына кунакка бардык. Ул 42 ел укытучы булып эшләгән. Аның 4 баласы, 10 оныгы, 12 оныкачы бар.
Дәүәниебез ачык күңелле, оста куллы, олы яшьтә булуына карамастан, әле дә тик тормый. Безгә үзенең акыллы киңәшләрен бирә. Күз тимәсен үзенә! "Күңел картаймый ул", - ди минем шат күңелле әбекәем!
Азалия Авзалова.
Бәләбәй шәһәре.
Читайте нас