+26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Хатлар яздым утырып...
28 октябрь 2019, 19:19

Халык шагыйрен онытмыйбыз!

Безнең мәктәптә “Мостай Кәрим – безнең йөрәктә” дигән сәнгатьле уку бәйгесе үтте.

Шагыйрьнең әсәрләре буенча рәсем төшерү конкурсында да барыбыз да актив катнаштык. Ә 7нче сыйныф укучылары “Сестренка” фильмын карарга барды. Аларга ул бик ошаган!
Айдар РӘХИМОВ,
4 Б сыйныфы.
Балтач районының Иске Балтач 1нче мәктәбе.
Районда үткәрелгән “Республикамны данлыйм” сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр конкурсыннан безнең укучылар бер дә читтә калмый. Быел конкурста “Мостайның тере сүзе” номинациясе дә бар иде.1нче сыйныф укучысы Аделина Нигъмәтуллина “Каен яфрагы турында” шигырен сөйләп, җиңүче исеменә лаек булды. “Җиңү кайтавазы мәңгелек” номинациясендә Дарина Ергизова һәм Светлана Ягъфәрова I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
Диана ИСХАКОВА,
4нче сыйныф.
Бүздәк районының Әмир мәктәбе.
Без туган тел дәресләрендә Мостай Кәримнең шигырьләрен ятлыйбыз, әсәрләрен укыйбыз. Алар буенча сөйләшәбез. Әдипнең геройлары соклану уята, яхшылыкка өнди, тормышны, Туган илне яратырга өйрәтә. Мин шундый күренекле шагыйрь биргән республикада яшәвем белән чиксез горурланам!
Азалия ГАЙНЕТДИНОВА,
3 А сыйныфы.
Уфаның 65нче Татар гимназиясе.
Читайте нас: