Барлык яңалыклар
Хатлар яздым утырып...
15 декабрь 2019, 10:55

“Әти-әнием бергә булсын иде...”

Башкортстанда яшәүче бер малай Кыш бабайга хат язган.

Баланың үтенече гади, ләкин ул шул ук вакытта уйландыра да, тетрәндерә дә. Әлеге хатка эшкуарлар конгрессында “Роспотребнадзор” белгечләре юлыккан. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үз хатында сабый Кыш Бабайдан әти-әнисенең кабат бергә булуларын сораган. Ведомстводан белдерүләренчә, хат Бөек Устюгка җибәреләчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Кыш Бабайга хат” Бөтенрусия акциясе кысаларында “Роспотребнадзор”ның республика буенча идарәсенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсе аша шушы көннәрдә балалар хатларының беренче партиясе китте. Акция 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: "Роспотребнадзор"ның рәсми сайтыннан.
Читайте нас: