-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бәйрәмнәрнең иң матуры бүген!

Бүген – Халыкара гаилә көне. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дигән борынгылар. Сабыйларыбыз татулык, бер-береңә ихтирам, сөю булган ояларда канат ныгытсын, бәхетле булсын!Бәйрәм көнендә “Әллүки”гә хат юллаган яшь дустыбыз да үрнәк булырлык гаиләсе белән горурлана.

Без гаиләбез белән май аен яратабыз. Ямьле көннәре, матур бәйрәмнәре өчен. Бүген бәйрәмнәрнең иң матуры — гаилә көне.
Безнең гаиләбез тату. Әти-әнием белән күңелле итеп ял итәргә яратабыз, бакчада күмәкләшеп эшлибез. Әниемнең исеме Регина. Ул 10нчы дәваханәдә табиб булып эшли. Минем әнием ягымлы, изге күңелле, чибәр кеше. Җитмәсә, оста куллы да ул. Бәйрәм көннәрендә ул тәмле ашлар, бәлешләр пешерә.
Шулай ук ял көннәрендә Бүздәк районының Урзайбаш авылына кайтабыз. Анда нәнәем белән картәтием яши. Аларга ярдәм итәбез. Гаилә бәйрәмнәре, ял көннәре менә шулай бик күңелле үтә.
Азалия Гайнетдинова,
3 А сыйныфы укучысы.
Уфаның 65нче Татар гимназиясе укучысы.
Фото гаилә архивыннан.
Читайте нас: