+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Хатлар яздым утырып...
16 август 2020, 13:05

Тимур “Әллүки” бүләгенә шат!

“Әллүки”гә языл һәм бүләк от!” конкурсында җиңүчеләрнең берсе – Бүздәк районының Урзайбаш авылы егете Тимур Гыйләҗев. Без җиңүчеләр исемлеген хәбәр иткән идек инде. Шушы көннәрдә откан призы яшь дустыбызга барып җитте. Шул ук көнне Тимур редакциягә хат юллаган. Әйдәгез, аның чын күңелдән язылган хатын бергәләп укыйк.

“Исәнмесез, редакциядә эшләүче абыйлар һәм апалар! Минем исемем - Тимур. Быел 3нче сыйныфка укырга барам. “Дүртле” һәм “бишле” билгеләренә генә укыйм.
“Әллүки” – минем иң яраткан журналым! Мин аны беренче сыйныфтан ук алдырып укыйм. Журналны беренче укытучым Лена Фәрит кызы тәкдим итте. Миңа аеруча кроссвордлар, төрле биремнәр чишү ошый.
Ирина апам “Әллүки”гә языл һәм бүләк от!” конкурсында катнашып кара, дигәч, без почта аша квитанцияне салып җибәрдек. Журналның июль санында җиңүчеләр арасында үземнең исемне күргәч, конструктор отуымны белгәч, шундый шатландым! Конструкторлар жыю – минем иң яраткан шөгылем. Мин шундый приз отарга теләгән идем дә. Әтием Винер белән әнием Лариса да бик шатландылар. Рәхмәт, “Әллүки”!
Тимур ГЫЙЛӘҖЕВ.
Бүдәк районының Урзайбаш авылы.
Фото: гаилә архивыннан.
Читайте нас: