+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Хатлар яздым утырып...
11 февраль 2021, 13:25

Картәтием — горурлыгыбыз!

Краснокама районы Куян мәктәбеннән “Яшь журналист” түгәрәге әгъзасы Нурия Низамова картәтисе турында бик җылы хат язып җибәргән. Әйдәгез, дуслар, хатны бергәләп укыйбыз.

Сезгә картәтием — Салих Низам улым Низамов турында сөйлисем килә. Озакламый аңа 86 яшь тула. Туган телемдәге бу язмам аңа зур бүләк булыр дип уйлыйм.
Картәтием 1935 елда Краснокама районы Иске Бөртек авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала. Яңа Бөртек җидееллык мәктәбендә укый. Аны Мактау грамотасы белән тәмамлый. Белем алырга теләге көчле була картәтиемнең. Тик акчасы булмагач, Каенлык мәктәбенә бара алмый кала. Колхозда, шпал заводында эшли. Армиядә Польшада була. Хәрби гарнизонда 10нчы сыйныфны тәмамлый. Армиядән кайткач, БДУның филология факультетында белем ала, укытучы була.
Нинди генә фәннәр укытмый картәтием! “40 ел эчендә мәктәптә төрле вазыйфалар йөкләтелде. Кайсы фәннән укытучы юк, кайсы вазыйфага кеше юк — мин шуңа алындым”, — ди ул үзе дә. Тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәп директоры... Картәтиемнең белмәгән, өйрәнмәгән бер генә нәрсәсе дә юктыр, дип уйлыйм мин. Оста итеп аккардеонда уйный, җырлый. Хаклы ялга чыккач, 20 елдан артык авылларыбызның тарихын өйрәнә. Картәтиемнең язмалары республика һәм район матбугатында басылып тора.
1931 елның сентябрендә Иске Бөртек җиренә төшкән француз самолеты һәм авиакатастрофага кагылышлы башка күп кенә мәгълүмат туплый. Картәтиемнең абыйсы Акмөхәммәткә ул вакытта 10 яшь була. Ул да малайлар белән самолет төшкән җиргә йөгереп бара. Хәтта самолетның бер кителгән өлешен өенә алып кайта. Тик әти-әнисе әрләп, аны кире урынына илтеп куйдыралар.
Тиздән самолет төшкән урынны коймалап алачаклар һәм истәлекле таш куячаклар. Ул урынны белгечләргә минем картәтием күрсәтте.
Картәтием белән мин һәрчак туган телемдә аралашам. Ул миңа шәҗәрәбез, авылым тарихы турында сөйләргә ярата. Дәресләр әзерләгәндә сорауларым туса, картәтиемә мөрәҗәгать итәм. Ул һич иренми, җентекле итеп җавап бирә. Картәтиемнең шундый энциклопедик белемле булуына бик сокланам, аңа охшарга тырышам. Картәтием — безнең горурлыгыбыз!
Нурия НИЗАМОВА,
Краснокама районы Куян урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы, “Яшь журналист” түгәрәге әгъзасы.
Читайте нас: