+4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ни өчен Төлке белән Тиен дус түгелләр?

Безгә Туймазы районының Татар-Олкан мәктәбе  укучылары яза.

Ни өчен Төлке белән Тиен дус түгелләр?
Ни өчен Төлке белән Тиен дус түгелләр?

Борын-борын заманда яшәгән, ди Төлке белән Тиен. Тиен акыллы, тырыш булса, Төлке хәйләкәр булган. Беркөнне Төлке Тиенгә болай дигән:

– Миңа абзардан тавык алып чыгарга булыш әле.

– Ярар, – дип риза булган Тиен.

 Икенче көнне тавыкларның бик иркенгә чыгасылары килсә дә, аларны абзарга бикләп куйганнар.

– Ә ничек мин сиңа булышыйм соң?” – дип сораган Тиен Төлкедән.

– Син тавыкларга бодай сибәрсең, алар синең бодай сипкәнеңне күреп, ашарга тышка чыгарлар. Ә мин үзем тавыкларны ишек ачып иркенгә чыгарырмын, – дигән көлтә койрыклы Төлке:

Тиен риза булган.  Ул бодай сипкән арада, тавыклар абзардан йөгереп чыкканнар. Ә Төлке тиз арада бер тавыкны эләктереп алган да урманга чапкан.  Ихатада йөрегән эт чак кына Тиенне эләктермәгән. Шул вакыттан бирле Тиен белән Төлкенең дуслыгы беткән. Тиен Төлкенең алдакчы һәм бик хәйләкәр булган аңлаган.

Ләйсән Миннеханова,

5нче сыйныф укучысы.

Туймазы районының Татар-Олкан мәктәбе.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: