+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мәктәпкә әзерләнәбез!
22 апрель 2019, 13:23

Теремкәйдә кем яши?

"Әллүки"челәр куйган әкият кечкенә тамашачыларга - урта һәм кече төркемнәргә йөрүче балаларга да бик ошаган.

Кыргыз-Миякә авылындагы “Теремкәй” балалар бакчасында “Әллүки” татар фольклор түгәрәге эшләп килә. Әлеге түгәрәкне яшь, сәләтле тәрбияче Гөлсинә Шәрәфетдинова җитәкли.
— “Әллүки” татар фольклоры түгәрәгендә 27 бала шөгыльләнә. Аларны уеннар, күңелле дәресләр рәвешендә халкыбызның тормыш-көнкүреше, милли киемнәре, йола-бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты белән таныштырам. Дәрес атнасына бер тапкыр бер сәгать үтә. Балалар бирегә зур теләк белән йөри, кызыксына, сораулар бирә, — ди түгәрәк җитәкчесе Гөлсинә Зәлиф кызы.
Күптән түгел түгәрәккә йөрүче кызлар һәм малайлар, тәрбияче апалары һәм музыкаль җитәкчеләре Венера Гаязова белән берлектә, Теремкәй" урыс халык әкиятен сәхнәләштергән. Күмәк эштән әти-әниләр дә читтә калмаган, алар берсеннән-берсе матур костюмнар әзерләшкәннәр.
"Әллүки"челәр куйган әкият кечкенә тамашачыларга - урта һәм кече төркемнәргә йөрүче балаларга да бик ошаган. Афәрин, дуслар! Мондый күңелле һәм матур чаралар тагын да күбрәк булсын!
Читайте нас: