+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мәктәпкә әзерләнәбез!
11 сентябрь 2020, 22:20

Традицияләрне саклап...

Уфа шәһәренең 7нче модельле балалар китапханәсе милли кием көненә багышланган республика флешмобына да кушылды.

Милли костюм көнендә Уфа шәһәренең 7нче модельле балалар китапханәсе “Традицияләрне саклап" программасын тәкъдим итте. Заман аша сыналган милли киемнәр, этник бизәнү әйберләре — ул үз чыганакларына әйләнеп кайту, ата-бабаларыбызның гүзәллеге, камиллеге һәм гармониясе турында күзаллауларын заманча уку. Китапханә хезмәткәрләре “Халыклар дуслыгы почмагы” н булдырган, анда башкорт костюмнарыннан тыш, безнең республикада яшәүче башка халыкларның милли киемнәре фотосурәтләре дә тәкъдим ителгән.
Китапханә укучылары һәм “ВКонтакте”дагы дуслары башкорт милли хатын-кызлар костюмы элементлары белән таныштылар, видеопрезентация карадылар. Балалар һәм әти-әниләр заманча осталарның эшләнмәләрен кызыксынып карадылар, хәтта аларны киеп карап, селфи ясадылар.
Шулай ук китапханәчеләр һәм яшь китап укучылар милли кием көненә багышланган республика флешмобына да кушылды.
Ирина Зиннәтуллина фотолары.
Читайте нас: