+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мәктәпкә әзерләнәбез!
27 сентябрь 2020, 12:20

Һәркайсына – 15 бала!

Республиканың мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 19 меңнән артык педагог хезмәт сала.

Бүген - Тәрбиячеләр көне. 1863 елда нәкъ шушы көнне Санкт-Петербургта беренче балалар бакчасы ачылган.
Башстат мәгълүматларына караганда, 2019 елда республикада 1857 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшләгән. Аларда 19,8 мең педагог хезмәт салган, шуларның 16 меңе — тәрбиячеләр.
Шулай ук балалар бакчаларында музыка җитәкчеләре, физкультура инструкторлары, психологлар, дефектологлар, социаль белгечләр эшли. Педагогларның 63,2 проценты югары белемле, 36,5 проценты-урта һөнәри белемле.
Тәрбиячеләр уртача 40 яшьтә. Аларның һәркайсына уртача 15 бала туры килә. Тәрбияченең уртача хезмәт хакы – 17,5 мең сум тирәсе.
Фото:yuga.ru
Читайте нас: