Барлык яңалыклар

"Кызыңны мәктәпкә үзем озатачакмын..."

Әтиләре махсус хәрби операциядә булган балалар өчен мөһим яңалык. 

"Кызыңны мәктәпкә үзем озатачакмын..."
"Кызыңны мәктәпкә үзем озатачакмын..."
 1 сентябрьдә Радий Хәбиров әлеге вакытта СВОда булган Азат Бадрановның кызын 1 сыйныфка үзе алып барачак.
 
 Бу хакта ул Хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

- Мин 29 июльдә Донбасста булдым. Әлбәттә, дустым Азат Бадранов белән очраштым. Ул инде шактый тәҗрибә туплаган. Барыгызга да сәлам әйтте. Бер үкенече бар: олы кызы 1 сыйныфка бара, аны мәктәпкә озата алмыйм инде, диде. Мин аңа баланы үзем озатачакмын, дип вәгъдә иттем, - диде республика Башлыгы.

Республикада мәктәпкә 1 сыйныфка барачак 589 баланың әтиләре махсус хәрби операциядә. Радий Хәбиров урындагы җитәкчеләргә аларга аерым игътибар бирергә кушты. Алар да, төбәк җитәкчесе кебек, балаларны тәүге тапкыр мәктәпкә үзләре озатырга тиеш. 
 
1 сентябрь - һәр бала тормышында бер генә тапкыр була торган мөһим вакыйга. Республика җитәкчесенең бу башлангычы хуплауга лаек бит. Ничек уйлыйсыз?

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: