Барлык яңалыклар
Мәктәпкә әзерләнәбез!
15 август 2023, 10:20

Укучы рюкзагының авырлыгы ничә килограмм булырга тиеш?

Дәреслекләр һәм уку-язу әсбаплары салынган мәктәп рюкзагы турында сүз бара.

Укучы рюкзагының авырлыгы ничә килограмм булырга тиеш?
Укучы рюкзагының авырлыгы ничә килограмм булырга тиеш?

1-2 сыйныф укучылары өчен рюкзакның авырлыгы 1,5 килограммнан артмаска тиеш. 3-4 сыйныфлар өчен – 2 килограммнан.

Рюкзакның аркасы каты, нык булырга тиеш, ә рюкзак үзе суны кире кагучы тукымадан, киң каешлы, яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән булырга тиеш.  Роспотребнадзорның төбәк буенча идарәсе тышкы коммуникацияләр бүлеге начальнигы Регина Акмалова ЦУРдан БСТ телеканалының «Сәлам» программасы туры эфирында укучы скмкасы турында сөйләде.

Белгеч әйтүенчә, мәктәп формасының тукымасы суларга, суны һәм су парларын җиңел йотарга, күп тапкыр югач һәм үтүкләгәч рәвешен бозмаска тиеш. Аяк киеменең сыйныф һәм спорт өчен аерым булуы яхшы. "Сменка"ның табигый күннән, нубуктан яки тыгыз тукымадан, кечкенә үкчәле булганын сатып алу яхшы.

Сатучы товар сыйфатының туры килүе турында барлык документларны беренче таләп буенча күрсәтергә тиеш. Шулай ук “Честный знак” кушымтасы аша үзегез дә тикшереп карый аласыз.

“Мәктәп формасы, аяк киеме, рюкзакны сатып алганнан соң, 14 көн эчендә алыштырып яиссә кире кайтарып булуы турында онытмагыз", — дип хәбәр итте ведомство вәкиле.

 

Фото: peopletalk.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: