Барлык яңалыклар
Мәктәпкә әзерләнәбез!
16 август 2023, 10:45

Барлык мәктәпләрдә дә хәвеф төймәсе булырга тиеш

1 сентябрьгә республика мәктәпләрендә әзерлек ничек бара?

Барлык мәктәпләрдә дә хәвеф төймәсе булырга тиеш
Барлык мәктәпләрдә дә хәвеф төймәсе булырга тиеш

Барлык мәктәпләрдә дә гадәттән тыш хәл һәм янгын турында хәбәр итү өчен хәвеф төймәсе булырга тиеш. 16 августка Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе белгечләре республиканың барлык уку йортларын тикшергән, алар төбәктә 1291.

Республиканың уку йортларын янгынга каршы хәвефсезлеккә тикшерү турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәте начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Зайцев сөйләде.

Аның сүзләренчә, белгечләр янгын сүндерү автоматикасы системаларына, эвакуация юлларының торышына, электр җиһазларына, керү юлларына аерым игътибар биргән. Искәртү алган мәктәпләр аларны уку елы башланганчы бетерергә тиеш.

"Белем көнендә, 1 сентябрьдә, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре барлык мәктәпләрдә дежур торачак. Алар Бөтенрусия ачык хәвефсезлек дәресләрен үткәрәчәк", — дип хәбәр итә Андрей Зайцев.

 

Фото: privadmin.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: