Һөнәрләр белән таныштык

Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсендә бик мавыктыргыч чара узды.

Һөнәрләр белән таныштыкҺөнәрләр белән таныштык
Һөнәрләр белән таныштык

Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсе китапханәчеләре башкаланың  303нче балалар бакчасының әзерлек төркеме сабыйлары өчен "Һөнәрләр белән танышабыз" дигән танып-белү сәгате үткәрде. Башта китапханә һәм китапханәче һөнәре турында сөйләделәр.

“Нәрсә ул һөнәр?” — дигән сорауга: “Кеше көн саен шөгыльләнә торган һәм башка кешеләр өчен файдалы булган эш”, — дип җавап бирде балалар. Кызлар һәм малайлар әти-әниләренең кем булып эшләве һәм киләчәктә үзләре кем булырга теләүләре турында да сөйләде. Балалар бергәләп һөнәрләр турындагы табышмакларны чиште, викторина сорауларына дөрес итеп җавап бирде.

Төрле һөнәрләргә караган предметлар салынган "Профессиональ кәрзин" уенында да бик актив катнаштылар. Ахырда бию минуты тәкъдим ителде. Балалар канәгать калды һәм күңелле кәеф белән бәйрәм өчен өлкәннәргә рәхмәт белдерде.

 

Зөлфия Гыйззәтуллина, китапханә мөдире.
Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас