+16 °С
Облачно
Журналга язылу

Һәр укучыга – 15 мең сум!

Русия Иҗтимагый  палатасында һәр укучыга 1 сентябрьгә түләү кертергә тәкъдим иттеләр

Һәр укучыга – 15 мең сум!Һәр укучыга – 15 мең сум!
Һәр укучыга – 15 мең сум!

Русия Иҗтимагый палата секретаре Владислав Гриб гаиләләргә балаларын яңа уку елына әзерләргә ярдәм итү өчен 1 сентябрьгә һәр укучыга 15 мең сум күләмендә федераль түләү кертергә тәкъдим итте.

“Мин беренче сентябрьгә балаларны мәктәпкә әзерләү өчен түләүләр кертергә кирәк дип саныйм. Федераль түләү булырга тиеш.Быел ул һәр мәктәп укучысына якынча 15 мең сум тәшкил итәргә тиеш", – диде Гриб.

Иҗтимагый палата урынбасары ассызыклавынча, мондый түләү 1-11 сыйныф укучыларын тәрбияләүче гаиләләргә бирелергә тиеш, чөнки яңа уку елына әзерлек шактый чыгымнар таләп итә.

"Мәктәпкә әзерлек ул уку кирәк-яраклары гына түгел, ә мәктәп формасы, спорт һәм аяк киемнәре, шулай ук уку өчен кирәкле барлык әйберләр дә сатып алу дигән сүз. Мондый Федераль түләү балалы гаиләләргә ярдәм булачак һәм ата-аналарга баланы мәктәпкә җыярга ярдәм итәчәк", – диде ул.

Автор фотосы.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас