1 сентябрь линейкалары ничек үтәчәк?

1 сентябрь линейкалары ничек үтәчәк?1 сентябрь линейкалары ничек үтәчәк?
1 сентябрь линейкалары ничек үтәчәк?

Русия Мәгариф министрлыгы агымдагы елның 1 сентябрендә мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында Белем көнен үткәрү буенча тәкъдимнәр әзерләп, төбәкләргә юллады.        

Ведомстводан хәбәр итүләренчә, быелгы Белем көне чараларында “Русия халыклары бердәмлеге елы”на аерым игътибар биреләчәк. Беренче уку көненең төп темалары – Русия халыклары бердәмлеге, тарихи хәтерне саклау, патриотик тәрбия һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту.

Тантаналы линейкалар, гадәттәгечә, Дәүләт флагын күтәрү һәм Русия Федерациясе гимнын башкару белән башланачак. Шулай ук мәктәп һәм колледж җитәкчеләре, мәртәбәле кунакларның котлау чыгышлары планлаштырыла.

Министрлык тәкъдимнәрендә бәйрәм чараларына күпбалалы гаиләләр вәкилләрен, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын, махсус хәрби операциядә катнашучыларны, югары уңышка ирешкән чыгарылыш укучыларын, иҗтимагый һәм милли-мәдәни оешмалар вәкилләрен чакыруга да игътибар бирелә.

Шулай ук белем бирү оешмаларына хәвефсезлек мәсьәләләрен аерым контрольгә алу киңәш ителә. Мәктәпләр янгын һәм террорчылыкка каршы хәвефсезлек таләпләрен үтәүне тәэмин итәргә, тиешле чаралар күрергә тиеш. Моннан тыш, инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар өчен уңайлы шартлар булдыру бурычы куела.

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренчә, әзерләнгән тәкъдимнәр Белем көнен югары дәрәҗәдә үткәрергә, аның тантаналы рухын һәм тәрбияви әһәмиятен саклап калырга ярдәм итәчәк.

Автор фотосы.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас