

Ата-аналар мәктәп формасы һәм кирәк-яраклары сатып алган өчен компенсация алырга мөмкин. Мондый ярдәм чаралары Русиянең күп кенә төбәкләрендә гамәлдә. Әлеге түләүләргә кем дәгъва итә ала?
“Русия Федерациясендә мәгариф турында” 273нче Федераль законның 38 статьясына ярашлы, мәктәпкә әзерләнгәндә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе, шул исәптән мәктәп формасы өчен компенсация, төбәк власте карамагына кертелә. Һәр субъект кемгә һәм нинди күләмдә ярдәм күрсәтергә икәнен үзе билгели.
Төбәктән ярдәм, гадәттә, күпбалалы, аз керемле, инвалид бала тәрбияләүче, ата-аналарның берсе яисә икесе дә инвалид булган, ата-аналарының берсе хәрби хәрәкәтләр ветераны булган, бер генә ата-ана булган гаиләләргә бирелә.
Гаиләнең ташламага хокукын күпфункцияле үзәктә, муниципаль берәмлек хакимиятендә, мәгариф учреждениесендә, “Дәүләт хезмәтләре” төбәк порталында яисә Халыкны социаль яклау территориаль бүлегендә карарга мөмкин.
Түләү күләме төбәккә дә, гаилә категориясенә дә бәйле. Кайбер субъектларда, шулай ук, баланың статусын исәпкә алалар, мәсәлән, ул беренче сыйныф укучысымы яисә колледж студентымы.
Кагыйдәләрел саен яңартыла, шуңа күрә төгәл мәгълүмат алу өчен урындагы социаль яклау бүлекләренә яисә төбәкләрнең рәсми сайтларына мөрәҗәгать итү мөһим.
Автор фотосы.