+24 °С
Облачно
Журналга язылу

Мәктәп менюсында – семга!

Мәктәп һәм балалар бакчалары ашханәләре менюсына балык һәм диңгез продуктларын күбрәк кертергә мөмкиннәр.  

Мәктәп менюсында – семга!Мәктәп менюсында – семга!
Мәктәп менюсында – семга!

“Роспотребнадзор” балаларны тукландыру буенча яңа методик киңәшләр әзерләгән.

Әле балыкны рационга гадәттә атнага бер тапкыр гына кертелә. Хәзер исә балык ризыкларын атнага ике тапкыр бирергә тәкъдим итәләр.

Менюда балыктан аш, ламинария белән кәбестәле щи, каймаклы соуста балык, сыр һәм суган белән балык, шулай ук ташкабак, ламинария белән яшелчәле рагу барлыкка килергә мөмкин.

 7-18 яшьлек укучылар өчен майлы, уртача майлы һәм майсыз балыкларны кулланырга киңәш итәләр. Салкын кабымлык сыйфатында аз тозланган балыктан, мәсәлән, сельдь, форель яисә семгадан, шулай ук суүсемнәр кушып ясалган салат бирергә мөмкиннәр.

 Киңәшләравторларыбалык балалар туклануын тулырак итәргә ярдәм итә дип аңлата.Андамай кислоталары, аминокислоталар, D һәм A витаминнары, шулай ук йод, селен һәм фосфор бар.

Документтапродуктларныңсыйфатынакарата таләпләраерымязылган. Балаларнытукландыруөчен ярымфабрикатларда балык 80 проценттан да аз булмаска тиеш.Мондый ризыкларны суда яисә духовкада пешерергә киңәш итәләр.

Автор фотосы.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас